Вадим Захаров Без яшь чакта

Добавлено: 15.12.2025 · Просмотры: 9
Белмим ничек без яшь чакта
Язлары башка иде
Мәхәббәтнең хисләре дә
Ярлардан таша иде 
Яшьлегемне уйлап янам
Кул сузымы аралар
Сагынулар тынгы бирми
Белмим кемнәр дәвалар
Яшьлегемне уйлап янам
Кул сузымы аралар
Сагынулар тынгы бирми
Белмим кемнәр дәвалар
Белмим ничек без яшь чакта
Кояш соң бата иде
Күңелдә калган нурлары
Хаман да яна әле
Яшьлегемне уйлап янам
Кул сузымы аралар
Сагынулар тынгы бирми
Белмим кемнәр дәвалар
Яшьлегемне уйлап янам
Кул сузымы аралар
Сагынулар тынгы бирми
Белмим кемнәр дәвалар
Белмим ничек без яшь чакта
Җилләре назлы иде
Кызларның да күңелләре
Кояшлы, язлы иде
Яшьлегемне уйлап янам
Кул сузымы аралар
Сагынулар тынгы бирми
Белмим кемнәр дәвалар
Яшьлегемне уйлап янам
Кул сузымы аралар
Сагынулар тынгы бирми
Белмим кемнәр дәвалар
Сагынулар тынгы бирми
Белмим кемнәр дәвалар
Белмим кемнәр дәвалар